Сигез якташыбыз Чирмешәндәге “Тоннель”не кагыйдә бозып узган
Юл хәрәкәте

Сигез якташыбыз Чирмешәндәге “Тоннель”не кагыйдә бозып узган

Бүген район үзәгендә үткәрелгән “Тоннель” операциясе барышында 25ләп машина йөртүчене туктатып тикшергәннәр.

- Иртәнге 7дән 8 сәгать 30 минутка кадәр дәвам иткән әлеге чарада районның юл инспекторлары куркынычсызлык каешы такмаган  - ике, балаларны автомашинада йөртү кагыйдәләрен бозган – өч, тыю билгесе “астына” кергән  өч машина йөртүчене ачыкладылар, - ди районның ДАИ бүлеге инспекторы Аяз Гатиятов.

Мондый чараларның төп максаты - юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм профилактикалау, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү.

Марат Гомәров фотосы


Нет комментариев