Шешминкада төнлә бер "Жигули"ны урман буенда туктатканнар
Үткән атнада юл хәрәкәте инспекторларына төнлә әүвәл Шешминкада, аннары Чирмешәндә туктарга кушкач буйсынмаган ике машина йөртүчене куып китеп тотарга туры килгән.
Шешминка авылында кичке сәгать уннар тирәсендә урам буенча баручы “Жигули” машинасы полиция хезмәткәрләрендә шик тудыра. “Бишле” аларның таләбен үтәми, туктамый, качарга маташа. Башта ул авыл урамнарын әйләнә, аннары урманга таба юл тота. Качучыны куып җитеп туктаталар. Шикләнү юкка булмаган: руль артындагы 19 яшьлек егет һәм аның өч пассажиры сыра эчеп машинада йөрергә чыкканнар. Өстәвенә, шоферның йөртү таныклыгы да юк, “правага” укырга җыена гына әле.
Чирмешәндә дә ЮХИДИ инспекторларына тагын бер “Жигули”ны куарга туры килә. Чирмешәндә яшәүче Самара өлкәсе кешесе, шулай ук йөртү таныклыгы булмыйча, өстәвенә исерек килеш, руль артына утырган. Төнге сәгать икедә әти кеше баласы туу шатлыгын “юып” йөргән.
Хәзер инде ике машина йөртүчегә дә 30 мең сум штраф яисә 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну яный. Болардан тыш ике машинаны да штрафстоянкага озатканнар, аның өчен дә түләргә туры килә, әле тагын полиция хезмәткәрләренә буйсынмаган өчен дә штраф каралган.
Шул ук көннәрне Түбән Чегодай юлында юл инспекторлары туктаткан “Ока” машинасының йөртүчесенә дә спиртлы эчемлек кулланган хәлдә машина белән идарә иткән өчен административ беркетмә төзелгән.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев