18 июль 2018 яңалыклары
-
Чирмешәндәге каты көнкүреш калдыклары полигонына көн саен уртача 180 тонна чүп-чар китерәләр
Тиздән район үзәгендә чүп-чарны аерым җыю системасын гамәлгә кертәчәкләр. Дөресрәге, ул бар инде, сәүдә нокталарында батарейкалар өчен аерым савытлар куелган, Чирмешән урамнарында пластик шешәләр өчен дә аерым контейнерлар бар.
-
Чирмешәндә яңгыр коя
Бу минутларда Чирмешәндә көчле яңгыр ява.
-
Шешминкада төнлә бер "Жигули"ны урман буенда туктатканнар
Үткән атнада юл хәрәкәте инспекторларына төнлә әүвәл Шешминкада, аннары Чирмешәндә туктарга кушкач буйсынмаган ике машина йөртүчене куып китеп тотарга туры килгән.
-
Чирмешәннең кайбер урамнарында суүткәргечләрне яңарталар
Быел Чирмешәндә “Чиста су” программасы буенча тагын 2 километр озынлыгында суүткәргеч яңартыла.
-
Чирмешәннең Мәктәп урамы юлына асфальт җәйгәннәр
Чирмешәннең Мәктәп урамында бер километрдан артык озынлыкта юл шомартылган.