Кармыш кешесе салмыш хәлдә руль артына утырган
Район автоинспекторлары руль артына алкоголь кулланып утырган тагын бер машина йөртүчене ачыклаганнар.
-Лада Калина автомашинасын Лашман авылында кичке мәлне туктаттык. Кармышта яшәүче якташыбыз Лашмандагы туганнарының хәлен белергә килгән. Йөртүче салмыш иде, моны алкотектор да раслады, олы яшьтәге абый үз гаебен таныды, - диде район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы Рәзил Фәттахов.
Кагыйдә бозган якташыбызга 30 мең сум штраф һәм бер елдан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев