Юл хәрәкәте

Хатын-кыз йөртүче җәрәхәтләнгән

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Кичә көндез Лениногорскида автомобиль юлдан чыгып очкан һәм әйләнгән дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Һәлакәт урынына коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр килгән. Ачыкланганча, ЖБИ заводы чатында «Лада Приора» белән идарә итүче 28 яшьлек хатын-кыз идарә...

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Кичә көндез Лениногорскида автомобиль юлдан чыгып очкан һәм әйләнгән дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.


Һәлакәт урынына коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр килгән. Ачыкланганча, ЖБИ заводы чатында «Лада Приора» белән идарә итүче 28 яшьлек хатын-кыз идарә итә алмаган, автомобиль кюветка очкан һәм әйләнгән.

Янгын сүндерүчеләр машинага ут капмасын өчен аккумуляторны сүндергәннәр.

Зыян күргән хатын-кыз йөртүченең умыртка баганасы җәрәхәте белән хастаханәгә озатканнар.



http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/30/127104/ тан мәгълүмат алынды.


undefined Фаҗига авария

Нет комментариев