Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә автомобильдә каеш эләктермичә йөрүчеләр арткан

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 2023 елның беренче яртысында районда юл-транспорт һәлакәтләре саны артмаган, былтыр да, быел да - дүрт, бәхеткә, һәлак булучылар юк (былтыр бу чорда – 1). Дүрт кеше яраланган, ә былтыр 7 кеше имгәнгән булган.

Алдагы еллар белән чагыштырганда районда юл-транспорт һәлакәтләре кимү күзәтелә (2019 елның 6 аенда – 9, 2020, 2021 елларның шул чорында алтышар). Шулай ук һәлак булучылар һәм яраланучылар саны да кимегән.

Үткән ярты елда ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләре бозуның 1357 очрагын ачыклаганнар (үткән елның шул чорында – 1392), шуларның 40сы - аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә итүчеләр (былтыр – 26). Димәк, күпме бәхетсезлек очрагы кисәтелгән. Ярты елда теркәлгән 26 юл –транспорт һәлакәтенең берсе дә  исерек шофер гаебе белән килеп чыкмаган.

- Ә менә каршы як полосага - “встречкага” чыгу белән бәйле кагыйдә бозулар артты, быел шундый 20 факт теркәлде, үткән елның бу чорында 9 иде, - ди район автоинспекциясе җитәкчесе Рәмис Шәкүров. – Аварияләрнең күпчелеге шул сәбәпле килеп чыга. Ашыгу  аяныч хәлләргә китерә.

Иң күп кагыйдә бозу куркынычсызлык каешларын такмау очрагы - 557 (былтыр – 314).

- Практикада күрсәткәнчә, автомашинада каеш эләктермәү дә юл-транспорт һәлакәте вакытында күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, - диде Рәмис Рәсыйх улы. – Руль артында кәрәзле телефонда сөйләшеп бару да фаҗига китереп чыгарырга мөмкин. Телефоннан сөйләшкәндә юлга игътибар кими.

Татарстанда да 2023 елның 6 аенда үлемгә китерүче юл транспорт һәлакәтләре саны кимегән. Бу хакта ТР Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышында хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев