Чирмешән районында җиңел машина поши бәрдергән һәм юл кырыена төшеп киткән
Юл-транспорт һәлакәте Нурлат – Чирмешән юлында, Иске Элмәледән Чирмешәнгә баручы туры юлда, булган.
Җиңел машина поши бәрдергән һәм шуннан соң юл кырыена төшеп киткән. Машина йөртүче һәм аның ике пассажиры, берсе бала, имгәнгәннәр, аларны больницага озатканнар. Җәнлек үлгән.
-30 августта кичке сәгать сигезләрдә югары тизлек белән килгән җиңел автомобиль пошига барып бәрелгән. Бәрелүдән машина юл кырыена төшеп китә, - диде район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы Рәзил Фәттахов. – Форсаттан файдаланып, шуны да әйтәсе килә, машина йөртүчеләргә тиешле тизлек режимын сакларга һәм юл билгеләренә игътибарлы булырга кирәк. Бигрәк тә кичке-төнге сәгатьләрдә, күз күреме начар булган вакытта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев