Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлларында кагыйдә бозган ике мотоциклчыны ачыклаганнар

Районда узган “Мотоцикл” оператив-профилактика чарасы барышында Чирмешән автоинспекторлары кагыйдә бозган ике мотоцикл йөртүчене тоткарлаганнар.

Быел республикада мотоциклчылар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны артты (былтыргыдан 6 процентка күбрәк). Бәхеткә, 2026 елда безнең районда мондый аварияләр теркәлмәде.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе мототранспорт йөртүчеләрнең юлда йөрү кагыйдәләрен үтәвен контрольдә тота, аларга саклану чаралары һәм куркынычсызлык турында искәртә. Балалар һәм яшүсмерләргә – аерым игътибар: транспорт чарасын йөртү таныклыгы һәм йөртү күнекмәләре булмаганда, руль артына утырырга ярамый.

Кагыйдә бозучыларга җәза кырыс: мопед яки мотоцикл белән “правасыз” идарә иткән өчен (16 яшьтән) – 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф бирелә, транспорт чарасы тоткарлана. Әгәр йөртүче 16 яшьтән кече булса, аның өчен ата-анасы җавап бирә, ә яшүсмер профилактика исәбенә куелырга мөмкин.

рәсем ясалма фәһем ярдәмендә ясалды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев