Чирмешән автоинспекторлары каршы юлга чыкканда бик игътибарлы булырга өнди
8 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр Татарстан юлларында, шул исәптән безнең районда да “Кашы як полоса” махсус профилактика чарасы уза.
Аның төп максаты - каршы хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле, еш кына фаҗига белән тәмамланучы авыр аварияләрне булдырмау.
Бу хакта саннар үзләре сөйли. 2024 елның 11 аенда республикада шундый 224 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 86 кеше һәлак булган, тагын 346 кеше яраланган. Төбәк юлларында һәлак булган һәр дүртенче кеше - нәкъ менә шушы куркыныч маневрның корбаны.
Бәхеткә, районда агымдагы елның 11 аенда каршы як полосага чыгу белән бәйле һәлакәтләр булмаган, шул ук вакытта, автоинспекторлар шундый хокук бозуның 30 очрагына чик куйган.
Дәүләт автоинспекциясе барлык машина йөртүчеләргә узып китүнең төп кагыйдәләрен төгәл үтәргә өнди.
-Маневр алдыннан каршы як полосаның буш булуына, сезнең гамәлләр башкаларга куркыныч тудырмаячагына инанырга кирәк. “Узып китү тыелган” билгесе астында, тоташ сызык булганда, биеклеккә күтәрелгәндә, куркыныч борылышларда һәм күз күреме чикләнгән участокларда кршы як полосагы чыгу катгый тыела, - дип кисәтә Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе башлыгы Радик Сәйфетдинов. - Бу таләпләрне бозу - тормыш өчен куркыныч кына түгел, җитди җаваплылык та.
Каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный. Кабат кагыйдә бозган машина йөртүче бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә, ә машина йөртүче моңа кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән очракта, җинаять җаваплылыгына тартылучы ирегеннән мәхрүм ителергә дә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлырак булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм юлда үзара ихтирамлы булырга өнди. Үзегезне һәм тирә-юньдәгеләрне саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев