Чирмешән автоинспекторлары исерек хәлдә машина йөртүче тагын берәүне туктатканнар
Күптән түгел 16.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Иске Кади һәм Чирмешән авылларында машина йөртүчеләрне тикшерү буенча «Тоннель» рейды узды.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре рейд барышында 25тән күбрәк автомобиль туктатканнар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның өч очрагы ачыкланган, шул исәптән бер йөртүче спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә автомобиль белән идарә иткән, ул - Иске Кади кешесе.
Мондый чаралар юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә һәм профилактикалауга, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев