Чирмешәндә юл инспекторлары цирк артистлары белән рейд үткәрделәр
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә юл инспекторлары цирк артистлары белән рейд үткәрделәр

Шушы көннәрдә районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары юлда йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча чираттагы рейд үткәрделәр.

Рейдның максаты – балаларны йөртү һәм җәяүлеләр арасында юлда йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне ачыклау.

Әлеге чарада районга гастрольга килгән һәм балалар имгәнүе проблемасына битараф булмаган “Пегас” цирк-шапито артистлары да катнаштылар, балаларны махсус утыргычларга утыртып йөртүче тәртипле ата-аналарга циркка билетлар да тапшырдылар.

Кагыйдәләрне бозучылар белән исә инспекторлар аңлату эше үткәрделәр.

-Әлеге рейд юлда йөрү кагыйдәләрен бозучыларга җәза бирү түгел, беренче чиратта юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә, бер-береңә карата игътибарлы һәм җаваплы булырга өндәү өчен бик әйбәт чара, - ди ЮХИДИ инспекторы Сергей Барабашкин.

Фото: архивтан


Чирмешән

Нет комментариев