Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә өч машина йөртүчегә 30 ар мең сум штраф бирелгән

 Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, җәмәгать суды шушы көннәрдә генә өч автомобиль йөртүчегә карата 30 ар мең сум штраф һәм бер ел ярымга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Чирмешәннән Рәмил Шамил улы Мостафинны инспекторлар район үзәгендәге Гагарин урамында кичке мәлне туктаталар. Ул “ЛАДА – 217230” автомобиленә спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утырган. Автомобиль йөртүче медицина тикшеренүеннән баш тартса да, спиртлы эчемлек куллану билгеләре: алкоголь исе, сөйләгәндә буталып китүе, бит төсендә, үз – үзен тотышында үзгәреш ачык күренә. Инспекторлар аны транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерү турында беркетмә төзегәннәр. Мостафин суд утырышына да килми.

Түбән Чегодайдан Радик Рафик улы Әхмәтҗанов автомобильга утырып яшәү урыныннан ерак китә алмый,  полиция хезмәткәрләре аны туктатып өлгерәләр. Ул да аек булмаган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итә. Якташыбыз суд барышында үз гаебен таныган.

Чирмешән урамында юл инспекторлары белән “очрашкан” Яңа Элмәле кешесе Денис Андриянович Тудияров та үзен гаепле дип саный.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясеннән бирделәр.

Татарстан ЮХИДИ юл-транспорт һәлакәте очрагында, зыян күрүче булганда, экстрен хезмәтләрнең 112 бердәм телефон номерына шалтыратырга кирәклеген искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев