15 июль 2022 яңалыклары
-
Кызыл карлыганнан бик тәмле желе
Бакчаларда кызыл карлыган өлгерде.
-
Иске Сережкино кешесе туган авылы турында фильм чыгарган
Иске Сережкино тарихы турында “Иске Сережкино авылы тарихы”, “Шешкел” китаплары, “Шешкел”, “Туармин приходы” дигән фотоальбомнар чыгарылган; “Себер һәм Татарстан Республикасының чуаш авыллары”, “Татарстан Республикасының чуаш авыллары” китапларында безнең авылга багышланган бүлекләр язылган.
-
Чирмешән балалары гаделлек һәм намуслылык турында сөйләштеләр
“Кояшлы” сәламәтләндерү лагеренда икенче сменада ял итүче балалар белән гаделлек, намуслылык турында сөйләштеләр, биредә ял итүчеләр нәрсә ул – яхшы һәм нәрсә ул – начар икәнен дә үз мисалларында расладылар.
-
Чирмешәндә өч машина йөртүчегә 30 ар мең сум штраф бирелгән
Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, җәмәгать суды шушы көннәрдә генә өч автомобиль йөртүчегә карата 30 ар мең сум штраф һәм бер ел ярымга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.
-
«Син миңа бирмәдең әле»: Сәдаканы сорап алырга ярыймы
– Бер көнне ашта булырга туры килде. Мулла укып бетергәч, йорт хуҗалары сәдака өләшә башлады. Аннары ашка килгән кешеләр дә, урыннарыннан кузгалып, хәер таратты. Ахырдан кемнең кемгә сәдака биргәнен-бирмәгәнен дә бутап бетерделәр. Сәдаканы син миңа бирмәдең әле, дип сорап алучылар да, ашка килмәгән туганы өчен сәдака сорап алучылар да булды. Сәдаканы сорап алу дөрес түгел бугай бит? Ашка килгән кеше дә сәдака өләшергә тиешме?
-
Журналистлар – Сабан туенда
Бүген республика журналистлары, гомумән, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре Сабантуйга җыелдылар.
-
Совет урамындагы 5 нче йортта төрле милләт кешеләре дус яши
Тормышыбыз, яшәү шартларыбыз көннән-көн яхшыра. Чирмешәннән Сәгыйровларның Совет урамындагы, 5 нче йортына күченеп яши башлаганнарына да 38 ел вакыт үткән. Фатирдагы ул вакыттагы шартларны бүгенгесе белән чагыштырырлык та түгел.
-
Балаларны Корбан бәйрәменә чакыралар
Чирмешәннең Мөшбикә мәчетендә балалар өчен Корбан бәйрәме үткәрергә әзерләнәләр.