Юл хәрәкәте

Чирмешән янындагы авариядә зыян күрүчеләр Әлмәт больницасына озатылган

Бүген Акъяр - Чирмешән юлында, Чирмешәнгә Казан ягыннан керү юлында ике машина бәрелешкән. Нәтижәдә дүрт кеше җәрәхәтләнгән. Авария көндезге сәгать уннар тирәсендә була. Чирмешән ягыннан кайтучы "ВАЗ-21114" машинасы каршы юлга чыга, аннан кабат үз юлына кайта. Каршыга килүче "Хундай - Грета" йөртүчесе аның бу "маневрларын" аңлап бетерми, бәрелүдән качмакчы була....

Бүген Акъяр - Чирмешән юлында, Чирмешәнгә Казан ягыннан керү юлында ике машина бәрелешкән. Нәтижәдә дүрт кеше җәрәхәтләнгән.

Авария көндезге сәгать уннар тирәсендә була. Чирмешән ягыннан кайтучы "ВАЗ-21114" машинасы каршы юлга чыга, аннан кабат үз юлына кайта. Каршыга килүче "Хундай - Грета" йөртүчесе аның бу "маневрларын" аңлап бетерми, бәрелүдән качмакчы була. Ләкин машиналар бер якта "очрашалар".
Юл - транспорт һәлакәтендә дүрт кеше: ике йөртүче һәм ике пассажир төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте ала, аларны Әлмәткә - больницага озаталар.

Чирмешән районы авария юл һәлакәте Әлмәт больницасы

Нет комментариев