Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында автоинспекторларга читләр “эләккән”

ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан узган атнаның ял көннәрендә район юлларында туктатылган - аек булмаган хәлдәге машина йөртүчеләрнең икесе дә читтән килүчеләр булып чыга. Инспекторлар шимбә көнне, көндезге икеләрдә Югары Кәминкә авылында КамАЗ йөк автомашинасын туктаталар һәм аның йөртүчесеннән алкоголь исе сизеп алалар. Кагыйдә бозучы - Лениногорск районы кешесе "кичә эчкән идем",...

ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан узган атнаның ял көннәрендә район юлларында туктатылган - аек булмаган хәлдәге машина йөртүчеләрнең икесе дә читтән килүчеләр булып чыга.

Инспекторлар шимбә көнне, көндезге икеләрдә Югары Кәминкә авылында КамАЗ йөк автомашинасын туктаталар һәм аның йөртүчесеннән алкоголь исе сизеп алалар. Кагыйдә бозучы - Лениногорск районы кешесе "кичә эчкән идем", дип акланса да, аңа закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Удмуртиядән безнең районга эшкә килгән икенче берәү исә "чирткән" килеш "Волга" машинасына утырып чыга. 31яшьлек ир-атның машинасын ЮХИДИ хезмәткәрләре Түбән Кармалка авылы янында, көндезге 11ләрдә туктатканнар.

Алкоголь кулланып автотранспорт белән идарә иткән өчен, әлеге машина йөртүчеләргә 30 мең штраф яный һәм аларга ел ярым, яки ике ел правасыз, "җәяү" йөрергә туры киләчәк. Моны суд хәл итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы юл хәрәкәте автоинспекторларга читләр “эләккән” ЮХИДИ