Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

“Алкоголизм“ диагнозлы чирмешәнле руль артына утырмаячак

Күптән түгел район суды прокуратура дәгъвасы буенча алкоголизм белән интегүче район кешесен транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итте. Тикшерү барышында прокуратура йөртү таныклыгына ия булган бу кешенең район үзәк больницасында "алкогольгә бәйлелек синдромы" белән диспансер учетында торуын ачыклады. Нәтиҗәдә район судына транспорт чарасы белән идарә итү хокукын туктату турында дәгъва...

Күптән түгел район суды прокуратура дәгъвасы буенча алкоголизм белән интегүче район кешесен транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итте.

Тикшерү барышында прокуратура йөртү таныклыгына ия булган бу кешенең район үзәк больницасында "алкогольгә бәйлелек синдромы" белән диспансер учетында торуын ачыклады. Нәтиҗәдә район судына транспорт чарасы белән идарә итү хокукын туктату турында дәгъва (иск) юнәлдерелде. Суд аны канәгатьләндерде.
-Бу гражданин чыгарылган карар белән ризалашмады һәм республиканың Югары судына апелляция шикаяте белән мөрәҗәгать итте, ләкин район суды карары үзгәрешсез калды,- диде прокурор ярдәмчесе Михаил Пронин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан прокуратура Югары суд