Былтыр Чирмешәндә 13 яшүсмер кагыйдә бозып питбайк белән идарә иткән
Урам юлларында алгы тәгәрмәчләрен күтәртеп яки рулен җибәреп йөрүче яшь велосипедчылар күренә башлады. Питбайклар да урыннарыннан кузгалы бугай.
Соңгы елларда юлларда балалар травматизмы мәсьәләсе аеруча игътибар үзәгендә. Транспорт чаралары арту, юл хәрәкәтенең тыгызлануы куркынычны арттыра. Шуңа күрә профилактик чаралар һәм ата-аналарның җаваплылыгы бу юнәлештә зур роль уйный.
Районда бу өлкәдәге хәл контрольдә. Районның Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Радик Сәйфетдинов сүзләренә караганда, быел юл-транспорт һәлакәтләрендә балалар зыян күрмәгән. Бу - профилактика эшенең нәтиҗәсе, дип саный ул.
Шулай да узган елда күңелсез очрак булган, 2025 елның декабрендә мәктәп укучысын автомобиль бәрдергән. Бәхеткә, мондый хәлләр сирәк, әмма һәрберсе зур сабак булырга тиеш.
-Аеруча борчу тудырган мәсьәлә - балигъ булмаганнарның транспорт чаралары белән идарә итүе, - диде Радик Рафаил улы. - Былтыр районда машина йөртү таныклыгы булмаган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән 17 яшүсмер тоткарланды. Шуларның дүртесе автомобиль руле артына утырган булса, 13е - питбайкларда. Әлеге очраклар буенча аларның ата-аналарына карата административ беркетмәләр төзелеп, штрафлар салынды. Әти-әниләр балаларына мондый куркыныч “уенчыклар” алып бирмәсен иде. Бу - баланың гомере һәм сәламәтлеге белән уйнау. Быел да мондый хокук бозуларга каршы максатчан рейдлар, “ау” оештырылачак.
Районда бу юнәлештә профилактика чаралары дәвам итә. 25 марттан “Җәяүле” (“Пешеход”) операциясе башлана. Аның кысаларында юлларда җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итүгә, шул исәптән балаларны саклауга аерым игътибар биреләчәк. Инспекторлар мәктәпләргә барып, укучылар, ата-аналар белән әңгәмәләр үткәрә.
Балалар иминлеге ул инспекторлар эше генә түгел. Бу - ата-аналар, укытучылар һәм җәмгыятьнең уртак бурычы. Юл кагыйдәләрен өйрәтү, шәхси үрнәк күрсәтү һәм контроль - фаҗигаләрне кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев