Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

2021 елда районда балалар катнашында юл һәлакәтләре арткан

Кышкы юлларның торышы юл һәлакәтләре саны артуга сәбәпче була. Район юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында да күтәрделәр бу проблеманы. Юллар кардан начар чистартылу сәбәпле калеяләр (тәгәрмәч эзләре) барлыкка килә. Бу эш өчен җаваплы оешмага төп урамнарда булса да тигезсезлекләрне бетерү таләбе куелды.

-Төп юллар кардан өч-биш сәгать эчендә чистартылырга тиеш, ә авыл җирлекләренә моңа 12 сәгать вакыт бирелә, - диде район ЮХИДИ бүлеге идарәсе начальнигы Рәмис Шәкүров. – Авылларда иң элек мәктәп автобуслары тукталышларын кардан арындырырга кирәк.

Тукталышлар янында тиешле юл билгеләре урнаштыру да контрольгә алыначак. Үткән ел районда балалар катнашында юл һәлакәтләре саны арткан, 2020 елда бер очрак теркәлсә, былтыр ул өчкә җиткән. Агымдагы елның беренче аенда, әле ул тәмамланмаган, республика юлларында 33 юл һәлакәте булган, былтыр бу чорда – 23.

Район ЮХИДИ бүлеге, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы”н профилактикалау һәм район мәгариф бүлекләре юлларда балалар имгәнүен булдырмауны кисәтү буенча даими эш алып баралар. Тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементлар куллану кирәклеген тагын бер кат искәрттеләр утырышта.

Чирмешән автотранспорт предприятиесе автобуслары шәһәрара рейслар башкара, мәктәп автобуслары да алар карамагында. Автобус йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен һәм һәр рейс алдыннан медицина тикшерүе үтүләрен ныклы контрольгә алырга кушылды. 2021 елда предприятие 9 муниципаль маршрут буенча хезмәт күрсәткән, бу елның гыйнварыннан аларның саны өчкә арткан. Моның өчен районга тагын ике яңа автобус алганнар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев