Чирмешәндә узган ярминкәдә 30 мең сумга 7 айлык тай да саттылар
Ярминкәләр

Чирмешәндә узган ярминкәдә 30 мең сумга 7 айлык тай да саттылар

Бозауларны да урнаштырдылар, капчыгын 450гә чөгендер түбе - гранулалы жом алучылар да булды. Кирәк кешегә мунча ташын да саттылар, аны кибеттән таба алмыйсың, биредә ул бер чиләге 200 сумнан. Ярминкәдә түшкәсен 1000-1200 сумга казлар, туң һәм яңа тотылган балык, ит, бодай, он, җиләк-җимеш, кием-салым, эш кораллары, бавырсак, бал, сөт ризыклары...

Бозауларны да урнаштырдылар, капчыгын 450гә чөгендер түбе - гранулалы жом алучылар да булды. Кирәк кешегә мунча ташын да саттылар, аны кибеттән таба алмыйсың, биредә ул бер чиләге 200 сумнан.

Ярминкәдә түшкәсен 1000-1200 сумга казлар, туң һәм яңа тотылган балык, ит, бодай, он, җиләк-җимеш, кием-салым, эш кораллары, бавырсак, бал, сөт ризыклары тәкъдим итүчеләр шактый. Сатучыларның күбесе Самара өлкәсеннән. Берү тегү машиналарын ремонтларга заказлар ала.
Халык күп иде бу ярминкәдә дә.
-Монда инде күптән килгән юк иде, - ди Кара Чишмәдән Наилә апа Гамирова. -Барын да карап, кеше күреп йөрибез. Үзе бер бәйрәм кебек.

Чирмешән районы ярминкә мунча ташы

Нет комментариев