Безнең районда
-
Чирмешән укучылары махсус хәрби операция зонасындагы якташларга хатлар яза
Чирмешәннең “Орион” яшьләр үзәге яшьләр белән эшләү буенча белгече, волонтер Венера Жораева җитәкчелегендә район үзәге мәктәпләре укучылары махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга хатларны беренче генә язулары түгел.
-
Чирмешән районында ТР Дәүләт Советына сайлауга 12 мең 713 якташыбыз килгән
8 сентябрьдә районда үткән сайлауда сайлаучылар исемлегенә кертелгән 13 мең 604 якташыбызның 12 мең 713е, ягъни 93,68 проценты үз тавышын бирде.
-
Чирмешән районында 15.00 сәгатькә сайлаучыларның 71,37 проценты тавыш биргән
Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстан Республикасы җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау үтә.
-
Чирмешәннән Нургатиннар гаиләсе сайлауга өч балалары белән килделәр
Чирмешәнлеләр Рафаэль һәм Ирина Нургатиннар – күпбалалы гаилә. Рафаэль нефть компаниясендә оператор булып эшли.
-
Чирмешәнлеләр гаиләләре белән сайлый
Иртәнге сәгать 10га райондашларыбызның 29,6 проценты сайлау участокларына килгән дә.
-
Чирмешән районы башлыгы гаиләсе белән тавыш бирде
Район җитәкчесе Рамил Айбатов бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендәге сайлау участогына тормыш иптәше һәм улы белән килде.
-
Сайлауларда тәүге тапкыр катнашкан Чирмешән егете бүләккә ия
Чирмешән егете Мансур Галәветдинов бүген сайлауда тәүге тапкыр катнашты. 30 августта аңа 18 яшь тулган.
-
Чирмешән районындагы сайлау участокларында иртәдән үк җанлылык
8 сентябрь иртәсендә райондагы барлык 34 сайлау участогы да ачылды. Татарстан Республикасының Дәүләт Советына бүгенге сайлауда исемлеккә кертелгән 13 мең 603 кеше катнашуы көтелә.
-
Чирмешәндә юлларны яхшырталар
Район үзәгендәге Ларионов урамындагы юлга (Мөшбикә мәчете урамы), 100 метр арага, ремонт ясалды.
-
Чирмешәндә ишегалды бәйрәме үтте
Җәен авылларда урам бәйрәмнәрен үткәрү матур традициясе бар.
-
Чирмешән укытучыларын бүләкләделәр
Хезмәткә-хөрмәт
-
Чирмешән авылы урамнарында юлчылар эшли
Юл төзү белгечләре район үзәгенең Кыр урамы юлының нигезен ныгытып, беренче катлам асфальт түшәделәр. Чиратта - Гагарин урамы.
-
Чирмешәндә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә
Чирмешән районында даими рәвештә Игелек ярминкәләре уза. Сатудан кергән акчаларны махсус хәрби зонасында хезмәт итүчеләргә кирәк-яраклар алу өчен юнәлдерәләр.
-
Чирмешәндә махсус хәрби операция зонасында катнашучы якташларыбызның балаларына мәктәп портфельләре тапшырдылар
Район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларына узган чарага 200дән күбрәк бала һәм аларның әти-әниләре чакырылган иде. Бүгенге бәйрәмдә укучыларны сәхнәгә чакырып, тантаналы шартларда һәммәсенә уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар.
-
Чирмешән районындагы җыеннарда халык гозерләрен тыңладылар
Чирмешән авыл җирлегенең халык җыенында юллар темасын кузгатучы булмаса да, бүген бу - район үзәгендә көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Чокыр-чакырлы, җимерелгән юллар байтак.