Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

«СалаваTik»лар март аена багышлап «Яз килгән» дигән яңа җыр яздырдылар

Бүген интернет киңлекләрендә әлеге җырның видеосы дөнья күрде. Җырның сүзләрен һәм көен Наилә Яхина иҗат иткән.

Наилә Яхина махсус балалар өчен беренче тапкыр «Яз килгән» җырын язган.  «90 нчы елның чатнап торган декабрь салкыннарында, суык тидереп,  бер атнага хастаханәгә эләктем.  Шунда палатада күңелсезләнеп ятканда, бер юлы өч җыр туды. «Яз килгән», «Каз бәбкәләрен саклыйм»,  «Дәү әнидә кунакта» –  шигъри юллар белән көе бер үк вакытта  язылды. Үзем белән нота дәфтәре булмаганлыктан, кечкенә блокнотыма теркәп куйдым.  Беренче тапкыр палатада ятучыларга көйләп күрсәттем. «Күңелле җырлар», дип мине  тагын да дәртләндереп җибәрделәр. Хастаханәдән чыккач, мин аларны матбугатта бастырырга бирдем. Күп тә үтмәде, «Яз килгән» җыры «Сабантуй»  газетасында ноталары белән басылып чыкты.  Шуннан соң, балалар өчен җырлар иҗат итә башладым», –  дип искә ала язылу тарихын Наилә апа Яхина.

Балалар өчен  ул 70 ләп җыр язган. Әлеге җырлар җыентыгы 2006 елда «Шаян песи баласы», 2013 елда «Кәккүкле алан»,  2022 елда «Энҗе карлар» исемнәр белән нәшер ителгән. «Балалар бакчасында  да яратып җырлыйлар җырларымны. «СалаваTik»ларга кушылып җырлаучылар да күп булыр дип сөенәм», дип уртаклаша автор.

Ел фасыллары турындагы җырларны нәни тамашачылар аеруча яратып тыңлый. «Әйтик, «Яфрак бәйрәме» – көз турындагы җыр – 73 мең, ә « Яз җитә» җыры 161 мең карау җыйды. «Яз килгән» җырын да сабыйларыбыз яратып башкарырлар дип ышанам. Кызым балалар бакчасыннан кайткач, бер җыр көйләп йөри. Бу җырны Салаватикларга җырлатырга кирәк, дигән уй килде.  Салаватикларга тәкъдим иткәч, бик яратып өйрәнделәр, сүзләрен дә бик җиңел отып алдылар. Чыннан да, бу җыр кәефне күтәрергә, елмаерга мәҗбүр итә торган матур җыр», ди «Салават күпере»  һәм «Сабантуй» журналлары  баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X