Атна: Санкт-Петербургта шартлау булды, Илдар Халиков “премьерлык”тан китте, иң шәп татар егете Әлмәттә яши...
«Интертат.ру» электрон газетасы атнаның иң мөһим вакыйгаларын барлый.
Террорчылык афәте
Бу атна хәвефле хәбәрдән башланды - Санкт-Петербургта метро станциясен шартлатканнар. Җиде кеше шунда ук һәлак булган, берсе - медицина оешмасына алып барганда һәм тагын ике кешенең гомере хастаханәдә өзелгән.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, шартлауда 47 кеше зыян күргән,...