Террорчылык афәте
Бу атна хәвефле хәбәрдән башланды - Санкт-Петербургта метро станциясен шартлатканнар. Җиде кеше шунда ук һәлак булган, берсе - медицина оешмасына алып барганда һәм тагын ике кешенең гомере хастаханәдә өзелгән.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, шартлауда 47 кеше зыян күргән, шуларның 39ы хастаханәгә урнаштырылган. Алты кеше хәзер авыр хәлдә, калганнары уртача авырлыктагы җәрәхәт алган.
Питердагы бу вакыйга уңаеннан Татарстанда да саклык чаралары көчәйтелде.
Фото http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/03/137952/
Камил хәзрәт Сәмигуллин терактта зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән кан тапшырды
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Санкт-Петербург каласында булган терактта зыян күрүчеләргә юнәлдерелгән донорлык акциясендә катнашты.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/07/138223/
Премьер китте...
Дүшәмбе көнне Татарстан Премьер-министры булган Илдар Халиков үзе теләп, бу вазифадан китте. Ул "Татэнерго"га генераль директор итеп билгеләнде. Премьер вазифаларын исә вакытлыча Алексей Песошин башкара.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/03/137946/
"Презентация" сүзен моннан соң "тәкъдир итү" дип тәрҗемә итмәячәкләр
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы яңа проект башлады. Ул "Лабораториум" дип атала. Тәҗрибә уртаклашу ысулы белән татар журналистлары тәрҗемәдәге, тел кулланылышындагы кыенлыкларны җиңәргә исәпли. Беренче утырыш кыен тәрҗемә ителә торган сүзләргә багышланган иде.
Лабораториумда каралган сүзләрне, аларның тәрҗемәләрен "Татар-информ" укучыларына да тәкъдим итәбез.
Беренче булып "госзакупка" сүзен тикшерделәр.
"Госзакупка - кыскартылма сүз. Без аны билгеле бер дәрәҗәдә калька буларак файдалану вариантларын карадык. "Дәүләт сатып алуы" дигән вариантта тукталырга булдык", - диде Гөлшат Галиуллина.
Айнур Тимерханов исә "дәүләт заказы" вариантын да кулланырга мөмкин булуын билгеләп үтте.
"Первая треть XIX века" сүзтезмәсен галимнәр "XIX гасырның беренче 30 елы", "XIX гасырның 30 нчы елларына кадәр", "XIX гасырның 30 еллар аралыгы" дип тәрҗемәләргә тәкъдим итә.
"Татарда мондый сүзтезмә юк, без аны алай әйтмибез икән. Без ХХ гасыр башы яисә чиреге дип сөйләшәбез", - ди Гөлшат Галиуллина. XIX гасырның беренче 30 елы вариантын төгәлрәк дип санауларын әйтте.
Айрат Йосыпов та, Гөлшат Галиуллина сүзен хуплап, әдәбият белемендә дә андый чорларга бүленеш булмавын, бары чирек, гасырның беренче яртысы булуын ассызыклады.
"Исполнительное производство" сүзтезмәсен татарчага тәрҗемәсен, нинди текстта файдалануына карап, "башкару хезмәте" һәм "башкару эше" вариантлары тәкъдим ителә.
"Әгәр оешма исеменә йөз тота икән - башкару хезмәте, эшкә бәйле булса башкару эше булачак", - дип аңлатма бирде Гөлшат Галиуллина.
"Бу сүзтезмә күбрәк юридик өлкәгә карый. Шуңа да аны киңрәк контекстта карау кирәк. Шуннан соң гына төгәл тәрҗемә тәкъдим итәргә була. Моңа кадәр чыккан юридик сүзлекләрдә "башкарма производство" варианты тәкъдим ителүен беләм", - ди Айнур Тимерханов.
"Ремонт боковых порезов"ны Айрат Йосыпов "тәгәрмәчне ямау" яки "тәгәрмәчнең ян-ягын ямау" вариантларын тәкъдим итте.
"Танк подбит, но не загорелся" сүзтезмәсен "танкка һөҗүм ясалды, әмма ут капмады" дип тәрҗемә итәргә тәкъдим итә КФУ галимнәре.
"Презентация" сүзенең тәрҗемәсе сүзлекләрдә күптәннән бастырылды", - ди Айнур Тимерханов. "Презентация сүзе латин теленә кайтып кала. Европадагы барлык телләрдә дә ул кулланыла. Ни өчен күпчелек аны "тәкъдир" сүзе белән бирергә омтыла соң? Ул гарәп теленнән килгән һәм аның тамыры "кадәрә" сүзе. Гарәпчә ул бәя бирү, кемнеңдер эшен күреп, аны бәяләү һәм икенче мәгънәсе - язмыш. Бүген тәкъдир сүзе татар телендә язмыш мәгънәсендә йөри. Презентация очрагында аны куллану дөрес түгел, чөнки презентация вакытында без кемгәдер нәрсәнедер тәкъдим итәбез", - дип аңлатты Айнур Тимерханов.
"Работа над собой"ны "үз өстеңдә эшләү" дип тәрҗемә итү дөрес түгел, ә "үзеңне камилләштерү", "белем эстәү" дип тәрҗемәләү дөрес булачак, ди галимнәр. Әмма бу сүзләрнең матур әдәбиятта булуын да кире какмый Айнур Тимерханов.
"Разведать"ны ул "серен ачыклап белү" һәм "тикшереп белү" формасын тәкъдим итә. Хәрби термин буларак исә "разведка ясау"ны куллану кулайрак, ди Айнур Тимерханов. "Дөрес, бу - русчадан кергән сүз. Әмма шулай да ул безнең телнең дә байлыгы булып санала. Мисалга, инглиз теле 300дән артык телдән алынмалар алып камилләшә, үсә, байый һәм иң алдынгы сафларда тора", - диде галим.
Гөлшат Галиуллина исә "күзәтү", "тикшерү", "эзләү" вариантларын файдалану яклы.
"Скачать с интернета" сүзтезмәсен "интернеттан алу", "интернеттан күчереп алу" вариантларын куллану дөрес була дигән фикердә галимнәр.
"Меня настигла какая то напасть" җөмләсен КФУ галимнәре "бәла-казага юлыгу", "бәхетсезлеккә очрау (тару)", "күңелсезлеккә очрау", "күңелсезлек килеп чыгу", дип тәрҗемә итү яклы. Айнур Тимерханов "әллә нәрсә булды миңа" дигән варианты да тәкъдим итә.
"Предприятие" сүзен тәрҗемә итмәскә, шулай кулланырга дигән фикердә тел белгечләре.
"Министерство по делам гражданской обороны и чрезвычайным ситуациям" министрлыгы исемен Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнарны саклау министрлыгы итеп тәрҗемә итергә була, дигән фикердә Гөлшат Галиуллина.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/04/138046/
Куркыныч сагызлар...
Татарстан куркыныч сагызлар буенча беренче булып хәбәр таратты. Татарстанның Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима кичә Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә FIVE сагызларына каршы көрәшнең Татарстаннан башлануын белдерде.
Лариса Сулима бу сагызларның эре һәм вак сәүдә челтәрләрендә, кыскасы, теләсә нинди кибеттә киңкүләм сатылуын искәртте. Сагыз төрелгән кәгазьдә "правда действия" дип язылганын һәм төрле яман эшләргә өндәүләр урын алганын әйтте. "Дусларың белән уйна, үтәлгән биремнәрнең фото һәм видеосын социаль челтәрләргә урнаштыр, диелә анда. Мәсәлән, иң югары ноктага менеп, селфи ясарга кушыла. Яисә, синең берәр кайчан күршеләреңә зыян эшләгәнең бар идеме - социаль челтәрләрдә җавабың белән уртаклаш, дип язылган. Кайчан да булса, укытучыңны мәсхәрәләгәнең булдымы - ничек эшли беләсең икән, башкаларга да күрсәт" диелә. Моны безнең педагоглар күреп алды. Без продукцияне сатудан йолып алырга кирәк дип чаң суга башлаган идек, тик продукцияне сатудан алу хокукы бирә торган закон булмавын аңладык. Аннары прокуратурага мөрәҗәгать иттек", - ди ул. Лариса Сулима мондый очракларда үз көченә керә торган законның булмавын билгеләп үтеп, бик кырыс закон кабул ителергә тиеш, дип саный. "Без әле үзебез дә төрле төр продукция хисабына мондый мәгълүмати кампанияләр аркасында нинди куркыныч янавын аңлап бетермибез", - ди ул.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/05/138096/
Камал театры татарның бетү-бетмәве турында бәхәскә кушылды
Г.Камал театры халык шагыйре, драматург Илдар Юзеевның 1990 елда язылган "Ак калфагым төшердем кулдан..." исемле пьесасын беренча тапкыр татар сәхнәсенә чыгарды.
"Ак калфагым төшердем кулдан..." - нигездә диалогларга корылган спектакль, биредә хәрәкәт түгел, сүзнең әйтелүе һәм һәм сүзнең әйтелмичә калуы - беренчел һәм бердәнбер тәэсир итү коралы. Казан һәм чит ил татарлары арасында телевизион "күпер"ләр чынбарлыкта булмаса да, драматург хыялында Сан-Франциско белән Казан арасында телевизион "күпер" салынган һәм татарлык символы итеп калфак алынган. Америка, Төркия, Финляндия татар хатын-кызлары - калфаклардан, ә Татарстан хатын-кызлары совет чорының әйбергә кытлык заманында нәрсә табалган - шул киемнәрдән, дөресрәге, калфак кайгысы калмаган.
Казан ягыннан телевизион "күпер"дә катнашучылар арасында мәшһүр рәссам, Бөек Ватан сугышы ветараны Исмай Акчурин, ирен һәм улын сугышта югалткан Шәмсия Ишмуллина бар.
Америка ягында - "дөрес түгел" рәсемнәре һәм идея каршылыгы өчен СССРдан чыгып качарга мәҗбүр булган, әмма ирекле Америкада да җан тынычлыгы таба алмаган, дөньяга ышанычын җуйган рәссам Тайфур. Аның илдән чыгып качарга мәҗбүр булуында Акчуринның да гаебе бар икән ләбаса. Дөрес, бу гаеп монологлар аша бирелми, ул өзек-өзек сүзләрдән дә аңлашыла. Исмай ролен башкаручы - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров "монолог"лар белән эче тулы булса да, дәшмәскә, тыелып калырга мәҗбүр булган татар зыялысын уйный. Режиссер Исмайга Америкадагы бай туганныннан мирас калуы һәм Акчурин алдына ул мирасны кабул итү-итмәү проблемасы килеп баскан эпизодны төшереп калдырган.
Шәмсия Ишмуллина - 85 яшьлек зыялы татар карчыгы. Әтисе чит илләр белән бәйләнеше өчен атып үтерелгән, ире һәм улы сугшыта үлгән, әмма ул барыбер үз иленең патриоты булып калган. Чит илгә китүчеләр - аның өчен сатлыкҗаннар. Драматург тамашачының күзендә яшь чыгарырга тиешле алымны кулланган - "теге яктагылар"ның берсе - Америкада татар кафесы тотучы Жак аның улы Габделхак булып чыга. Әмма илдә калган туганнарына кыенлык килмәсен дип, Жак үзенең Габделхак булуын танымый. Гәрчә гомере буе әнисенең ак калфагын сакласа да... Әсәр шушы эпизод белән тәмамлана - тамашачыга яшьләнгән күзләрен сөртеп өлгерергә мөмкинлек калдырылмый. Шәмсия образын Татарстаннаың халык, Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллина гәүдәләндерә.
Сугышта әсирлеккә эләгеп, татар легионында катнашкан, илгә кайтып сөргеннәр кичергән көрәшче керәшен карты Иванов; биюче булып дөньяны яулау өчен татар теленең кирәге булмавын таныган Ратмир Зәкиевский, зур булмаган эпизоды белән дә спектакльнең "кызыл җебенә" әверелгән Зөбәйдә Прайс - спектакльнең кайбер образлары.
Әлмәт районыннан Ринат Гарифуллин - "Татар егете - 2017"!
"Татар егете-2017" бәйгесендә Әлмәт районының Елхово авылыннан Ринат Гарифуллин җиңде.
Конкурсның йомгаклау өлешендә җиңүче исеме өчен15-23 яшьлек сигез яшь егет көч сынашты. Алар Чаллы, Әлмәт, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман районыннан иде.
Егетләр үз куллары белән ясаган эшләрен тәкъдим итте, җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар. Иң көтелгән һәм кызыклы ярышларлардан "Яшьлэр көрәше"дип аталган кул көрәше булды. Ә быелгы йомгаклау өлешенең иң көтелмәгән вакыйгаларыннан катнашучылар әзерләгән туган якка видеосәясәт иде.
Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча "Тамашачылар мәхәббәте призы" номинациясендә Ринат Әскәров җиңүче булды.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/06/138177/
Тупланма "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрләренә нигезләнеп эшләнде
Нет комментариев