Чирмешән кырларында яңа чәчкеч эшләячәк
"Чирмешән АГРО" җәмгыяте нәкъ язгы кыр эшләре башланыр алдыннан гына яңа техникаларга баеды. Монда берешәр миллион сум торган ике трактор, алты миллион (!) сумлык чәчү комплексы алганнар.
-Безнекеләр дә тәки юньле техника ясарга өйрәнәләр бит. Әнә ничек, күпме детальне бер трубка аша майлап була торган итеп җайлы ясаганнар, - дип,...