Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бүләкләр белән кайтты

"Чирмешән" муниципальара бүлегендә чираттагы планерка күңелле вакыйга белән башланып китте - шәхси состав Чечен республикасында хәрби командировкада булган Радик Закировны каршы алды. - Төньяк Кавказга җибәрелгән унбишенче хезмәткәребез дә исән - имин әйләнеп кайтты. Мондый командировкалар башка хезмәткәрләр өчен дә булачак. Ә Радик хезмәттәшләренә үрнәк булырлык егет, - диде муниципальара...

"Чирмешән" муниципальара бүлегендә чираттагы планерка күңелле вакыйга белән башланып китте - шәхси состав Чечен республикасында хәрби командировкада булган Радик Закировны каршы алды.


- Төньяк Кавказга җибәрелгән унбишенче хезмәткәребез дә исән - имин әйләнеп кайтты. Мондый командировкалар башка хезмәткәрләр өчен дә булачак. Ә Радик хезмәттәшләренә үрнәк булырлык егет, - диде муниципальара бүлек начальнигы Фаяс Минһаҗев.

Радик Закиров алты айга сузылган командировка вакытында машина йөртүче хезмәтен башкарган, Төньяк Кавказның күп нокталарында булган. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашканы, активлыгы һәм үрнәк тәртибе өчен Рәхмәт хаты, медальләр һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән.

-Командировкага киткәндә ниндидер курку хисе бар иде. Әмма андагы тормышка тиз күнектек. Ә бүген ниндидер горурлык хисе кичерәм. Мине шулай җылы каршы алулары өчен хезмәттәшләремә зур рәхмәт, - диде Радик.

Якташыбыз ерактагы хезмәттән сержант дәрәҗәсендә кайткан.

Радик кебек хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан хезмәткәрләр Бөек Ватан сугышы ветераннары белән тиңләштерелә, ташламалардан да файдаланалар. Әлегә якташыбыз ялда, аннан соң кабат үз эшенә керешәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Чечен республикасында хәрби командировкада