Спорт
Чирмешән футболчылары Мамадышка бара
"Авыл яшьләре" бәйгесе кысаларында мини-футбол буенча Болгар шәһәрендә узган зона уеннарында безнең район футболчылары ун команда арасында дүртенче урынга чыккан.
Инде спортчыларыбыз 30 июньнән 5 июльгә чаклы Мамадышта финал уеннарында чыгыш ясаячак.
• Чирмешән балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең яшь спортчылары (тренерлары Татьяна Шерматова һәм Андриян Тимирясов) укучыларның унынчы спартакиадасының...
"Авыл яшьләре" бәйгесе кысаларында мини-футбол буенча Болгар шәһәрендә узган зона уеннарында безнең район футболчылары ун команда арасында дүртенче урынга чыккан.
Инде спортчыларыбыз 30 июньнән 5 июльгә чаклы Мамадышта финал уеннарында чыгыш ясаячак.
• Чирмешән балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең яшь спортчылары (тренерлары Татьяна Шерматова һәм Андриян Тимирясов) укучыларның унынчы спартакиадасының җиңел атлетика буенча Казанда узган ярышларында катнашып, өченче урын яулап кайттылар.
• Республика беренчелегенә футбол буенча ярышларда Чирмешән балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең кызлар командасы да (Ульяновка мәктәбе укучылары) катнашачак. 4, 8 июньдә ике уен Аксубайда һәм Чистайда узачак. Ә 9, 10 июньдә яшь футболчылар безгә килә. Уеннар пляж янындагы мәйданчыкта булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев