Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Спорт

Ульяновка мәктәбеннән Николай Тимирясов олимпия юлында

Районынның яшь спортчысы - Ульяновка урта мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы Николай Тимирясов физкультура буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры булды.

Якутиядә узган олимпиаданың йомгаклау этабында Россиянең 81 төбәгеннән 300гә якын укучы катнашкан, шулар арасында 34 татарстанлы. Республика командасы яхшы нәтиҗәләр күрсәтте: дүрт укучы - җиңүче, ә 19сы призер булды. Бүләкләнүчеләр арасында райондашыбыз Николай Тимирясов та булуы куанычлы. Ул барлык сынауларны да уңышлы узып, олимпиада призерлары арасына керә.

- Николай – талантлы спортчы. Аның уңышы - шәхси җиңүе бөтен мәктәп, район һәм республика өчен горурлык, - диде район мәгариф бүлеге методисты Гөлчирә Нурисламова. – Призерның тренеры Андриян Тимирясовка да зур рәхмәт.

Олимпиада ике турдан - теория һәм практика өлешеннән тора. Балалар спорт тарихы, стройга әзерлек буенча сорауларга җавап биргәннәр, кроссвордлар чишкәннәр, аннары үзләренең физик әзерлекләрен күрсәткәннәр. Сынау программасында гимнастика, баскетбол, футбол, төрле дистанцияләргә йөгерү, шулай ук электрон винтовкадан ату һәм пычак ыргыту да булган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев