Түбән Кәминкәдән Илнар Низамов нәкъ туган көнендә “Аударыш” батыры да булды
Былтыр да шушы бәйгедә “батыр” калган якташыбызны 30 мең сумлык сертификат белән бүләкләделәр.
Район Сабан туеның иң кызыклы уеннарының берсе - “Аударыш” елдан-ел популярлаша бара. Быел бу уен бездә өченче тапкыр оештырылды, һәм ул тамашачыларның зур игътибарын җәлеп итте.
Ат өстендәге көрәштә сигез ир-ат көч сынашты. Аларның дүртесе – район ир-егетләре, калган дүртесе – күрше Лениногорск районыннан килгән тәҗрибәле җайдаклар. Урыннар чирмешәнлеләр һәм кунаклар арасында аерым билгеләнде.
Елдан-ел остара барган, ат өстендә көрәшүчеләр тамашачыларны чын мәгънәсендә хәйран калдырды. Үткән елгы “батыр” – Түбән Кәминкә егете Илнар Низамов быел да беренчелекне бирмәде. Ул 30 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. Бу көнне үзенең туган көнен билгеләп үтүче Илнар өчен бүләк икеләтә шатлыклы булды.
Икенче урын иясе Альберт Вафин – 20 000 сумлык, өченче урындагы Руслан Хәлиуллин – 10 000 сумлык, дүртенче булган Фәнис Иляев 2 000 сумлык сертификатларга лаек булды. Алар өчесе дә Чирмешән егетләре.
Лениногорск районыннан килгән кунаклар – Динар Хәйбриев, Радик Садыйков, Илдар Хәммәдиев, Рамил Садыйков да бүләксез калмады. Алар “Аударыш”та чын осталык күрсәтте.
Әйтергә кирәк, быел да уен Лениногорск районыннан алып киленгән татар атларында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев