Спорт - тормыш кебек: Чирмешәндә СВО ветераннары өчен барлык ишекләр дә ачык
Авыр яралардан соң тернәкләнү, аякка басу – озак һәм катлаулы юл. Безнең районда махсус хәрби операция ветераннары әлеге уңайдан ышанычлы тагын бер ярдәмче таба ала. Бу – спорт.
Инвалидлык алган геройларга “Россия спорты” дәүләт программасы ярдәмендә районыбызда физик культура һәм тернәкләндерү өчен барлык шартлар булдырылган. Бүген Чирмешәндә авыр хәрәкәтләнүче гражданнар өчен спорт инфраструктурасы тулысынча ачык: алар өчен универсаль спорт залы, физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм Боз сарае эшли.
Спорт тәнне генә түгел, рухны да дәвалый. Тренировкалар авыртуны җиңәргә, үз-үзеңә ышанычны кайтарырга һәм үзеңне яңадан командада тоярга ярдәм итә.
Сезне спорт залларда һәм районның боз ареналарында көтәләр. Исегездә тотыгыз: батырның холкын сындырып булмый, аны чыныктырырга кына мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев