Лашманнан яшь көрәшчесенең медальләре арткан
“Чирмешән” спорт мәктәбенең Лашман филиалы укучысы Тәбриз Галимов Нурлаттан бронза медаль алып кайтты.
Нурлат шәһәрендә тренер, ТР физик культура һәм спорт отличнигы, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Раил Рәхмәтуллин истәлегенә оештырылган көрәш буенча ачык турнирда Казан, Оренбург, Әлмәт, Баулы, Лаеш, Питрәч, Аксубай, Чирмешән, Нурлат командалары катнашкан. Анда барлыгы 123 яшь көрәшче бил алышкан. Безнең якташыбыз шулар арасында, үз үлчәү авырлыгында өченче урынга ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев