Кубок Бәркәтәгә китте.
Бәркәтә авылы командасы - Гаяз Фәрхетдинов истәлегенә мини-футбол буенча быелгы ярышларның җиңүчесе. Турнирда 14-15 яшьлек үсмерләр көч сынашты. "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы спорт залында узган әлеге бәйгегә Чирмешән, Бәркәтә, Иске Кади, Утыз Имән, Иске Элмәле, Ульяновка авылларыннан командалар килгән. Ярышларның иганәчесе - әтисе истәлегенә инде алтынчы тапкыр турнир оештыручы, Мәскәүдә яшәүче...
Бәркәтә авылы командасы - Гаяз Фәрхетдинов истәлегенә мини-футбол буенча быелгы ярышларның җиңүчесе.

Турнирда 14-15 яшьлек үсмерләр көч сынашты. "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы спорт залында узган әлеге бәйгегә Чирмешән, Бәркәтә, Иске Кади, Утыз Имән, Иске Элмәле, Ульяновка авылларыннан командалар килгән.

Ярышларның иганәчесе - әтисе истәлегенә инде алтынчы тапкыр турнир оештыручы, Мәскәүдә яшәүче якташыбыз - эшкуар Вәгыйз Фәрхетдинов. Бәйгенең күчмә кубогы аның туган авылы Бәркәтәгә китте. Әлеге авыл командасы - җиңүче. Чирмешән командасы - икенче, Иске Кади егетләре - өченче.

Турнирның "Иң яхшы капкачысы" - "Чирмешән"нән Илнур Сәмәрханов, "Иң яхшы уенчы" - "Бәркәтә" командасыннан Раил Абиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев