Чирмешәнннең “Корыч ябалаклар”ы - “Татнефть – фиджитал уеннары” җиңүчесе
“Чирмешән” спорт мәктәбенең “Корыч ябалаклар” командасы (16-17 яшьлекләр) “Татнефть – фиджитал уеннары” фестивалендә җиңү яулады, беренче урын алдылар.
Әлмәт шәһәрендә узган өченче әлеге фестивальдә 42 команда катнашкан. 14-15 һәм 16-17 яшьтәге хоккейчылар командалары Әлмәтнең “Юбилейный” Боз сарае аренасында очрашканнар. Әлеге уеннарда районнан беренче тапкыр ике команда катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев