Чирмешәннән Кәрим Минапов Идел буе федераль округы ярышыннан алтын медаль алып кайтты
“Чирмешән” спорт мәктәбе укучысы Кәрим Минапов Идел буе федераль округы беренчелегенә Ижевск шәһәрендә бокс буенча узган ярышта беренче урын яулады.
Турнирда Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 300дән артык спортчы катнашкан. Алар 13 авырлык категориясендә көч сынашкан.
“Чирмешән” спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Андрей Черновта шәкерте Кәрим Минапов 52 килограммга кадәрге авырлык категориясендә барлык көндәшләреннән дә өстен чыккан. Яхшы техника, җиңүгә омтылыш һәм нык ихтыяр күрсәтеп, Кәрим алтын медаль яулаган. Ул шулай ук команда зачетында иң яхшысы булган Татарстан җыелма командасының гомуми казанышына да зур өлеш кертте.
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев