Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәнлеләр спорт белән дус

2023 ел йомгаклары буенча район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге республикада 45 район арасында 12нче урында.

- Соңгы елларда безнең районда физик культура һәм спортны үстерү өлкәсендә шактый эшләр башкарылды, - диде район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ольга Галеева. - Районда 3 яшьтән 79 яшькә кадәр системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүче гражданнар саны 10 890 кешегә җиткән. Өлкән яшьтәге райондашларыбызның спортка тартылуы аеруча куанычлы.

Райондагы спорт оешмалары арасында спорт әзерлеге, спорт резервы программаларын гамәлгә ашыру буенча район спорт мәктәбе төп учреждение булып тора. Мәктәптә җиде спорт төре буенча 579 кеше шөгыльләнә, алар белән 17 тренер эшли.

-Спорт төре буенча спортчының физик әзерлек дәрәҗәсен бәяләүнең төп күрсәткече - һәр елны гомуми физик һәм махсус физик әзерлек буенча йомгаклау нормативларын тапшыру, яшүсмерләр һәм өлкәннәр разрядларын үтәү, - ди Ольга Николаевна. - 2023 елда спорт мәктәбендә шөгылҗләнүчеләргә 61 разряд бирелде. Петр Захаровның укучысы Александр Фомин Аксубайда узган чаңгы ярышларында өченче өлкәннәр разрядын үтәде.

Спорт мәктәбе укучылары 40 спорт ярышында катнашканнар, шуларның 19ы - республика дәрәҗәсендә, 10сы - районара муниципаль ярышлар, 11е – үзләре оештырган район ярышлары.

Хоккейчыларыбызның да уңышлары бар. 2022-2023 елгы сезонда Татарстан Республикасы беренчелеге нәтиҗәләре буенча “Корыч ябалаклар 2012” командасы (тренер Рамил Баһаутдинов) үз төркемнәрендә 1 урында.

Бокс бүлегендә тәрбияләнүчеләр Космонавтика көненә багышланган бокс буенча VIII республика турнирында алты боксчы беренче урын алды, дүрт яшүсмер – икенче, җидесе - 3 урынны. Вера Мадикова Саранск шәһәрендә 13-14 яшьлек кызлар арасында бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелеге финалына чыкты.

Көрәшчеләребез дә сынатмый. Бу спорт төре буенча үзебездә дә ярышлар оештырыла. Якташыбыз, дөнья чемпионы, сигез тапкыр Россия чемпионы Ильяс Галимов истәлегенә көрәш буенча узган беренчелеккә Оренбург өлкәсеннән, Баулыдан, Лениногорскидан, Минзәләдән, Нурлаттан, Әлмәттән, Азнакайдан, Сарманнан, Аксубайдан, Яр Чаллыдан, Чирмешәннән һәм Лашман авылыннан 213 яшь көрәшче җыелды.

-Башка спорт төрләре буенча да күрсәткечләребез яхшы. Райондашларыбыз сәламәт тормыш рәвешенә игътибар бирә, - ди Ольга Николаевна. – Быел да бокс буенча тугызынчы республика турнирын уздырырыга уйлыйбыз. Ул 12 апрель – Космонавтика көненә билгеләнгән.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан район оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләренең ир-ат һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча чемпионат оештырыла. Ир-егетләр командалары арасында уеннар башланды да. Әлегә анда 10 команда катнашырга теләк белдергән. Хатын-кызлар командаларыннан да заявкалар кабул ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев