Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Спорт

Чирмешәндә “Милләтләр кроссы – 2025”кә 600ләп кеше кушылды

Чирмешәндә узган “Милләтләр кроссы – 2025” Бөтенроссия йөгерү көне 577 чирмешәнлене берләштерде. Алар 11 яшь категориясендә 25 төркемдә көч сынашты.

Стартка басучылар арасында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, укучылар, студентлар, районның төрле оешмаларында хезмәт куючы хезмәткәрләр, җитәкчеләр, гомумән, спортны үз итеп, актив тормыш рәвеше алып баручылар бар иде. Ивашкино, Иске Элмәле, Әккәрәй, Ульяновка, Лашман, Бәркәтә, авылларында яшәүчеләр аеруча активлык күрсәттеләр, җиңүчеләр пьедесталына да алар ешрак басты.

Спорт бәйрәмен район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова ачып җибәрде һәм спортчыларга уңышлар теләде. Ә җиңүчеләр бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов кулыннан алдылар. Үз категорияләрендә җиңү яулаган спортчыларга Грамоталар һәм медальләр тапшырдылар. Иң өлкән һәм иң яшь йөгерүчеләр дә бүләксез калмады. Ивашкинодан Элина Еферовага нибары дүрт яшь, ә Костя Цыбульскийга (Чирмешән) – 5.

Башкарма комитет җитәкчесе ярышларда үзе дә катнашты. ВИП – йөгерүдә Илнур Минсәгыйть улына тиңнәр булмады. Гаилә эстафетасында да Җамалетдиновлар иң җитезләр булып танылды. Әккәрәйдән Ефимовлар – икенче, Ульяновкадан Тимирясовлар - өченче.

Чирмешәнннән Галина Прокопьева инде ун ел йөгерү белән шөгыльләнә. Зур ярышларда да үзен сынап караганы бар. Бу бәйгедә дә ул үз яшь категориясендә беренче булды.

-2017 елда 10 километрлы дистанциядә уңышлы чыгыш ясадым, шуннан соң үземә ышаныч артты һәм даими шөгыльләнә башладым, - ди Галина Владимировна. – 10 яшьлек кызымны да йөгерергә алып чыгам, ике еллап инде этебез дә безгә кушылды, ул да ярышларда катнаша, призлы урын да алды. Йөгерү – бернинди чыгымнар сорамый торган иң кулай спорт төре, төрле начар уйлардан котылу өчен дә иң яхшы дәва. Берәр сәгать шөгыльләнгәннән соң барлык проблемалар юкка чыга.

Район газ хезмәтләрендә эшләүче Дмитрий Савельев районда узган ярышларны калдырмаска тырыша. Быелгы “Милләтләр кроссы”нда үз яшь категориясендә өченче урын алды. Ул мәктәп елларыннан бирле спорт белән шөгыльләнә.

-Һәр көнне эштән соң стадионга килеп шөгыльләнәм, дүрт километрлы дистанцияне үтәм. Тәнне җылытмыйча (разминка) йөгерегә ярамый, боларны безгә спорт мәктәбендә өйрәттеләр, - ди Дмитрий Юрьевич. – Спорт, йөгерү үзеңә көч һәм дәрт өсти.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев