Чирмешән районында волейбол буенча ачык чемпионат башланды
Февральдә ир-егетләр командалары арасында волейбол буенча районның ачык чемпионаты башланды.
Беренче көнне өч уен узса, бүген район мәдәният йортының спорт залында тагын дүрт уен планлаштырыла. Район башкарма комитеты ир-егетләре Елхово авылы командасы белән уйный. Шентала – ППМ сервис, Электрчылар – “Белые совы” (башкарма комитет), Шентала – Кади командалары арасында көчлеләр ачыкланачак.
Чемпионатта сигез команда (“Белые совы”, электрчылар, ППН сервис, Елхово, Шентала, Кади, БИО мед, Бәркәтә, Ивашкино, полиция хезмәткәрләре, Әккәрәй) көч сынаша. Финал уеннары 23 февральгә планлаштырыла.
Ир-егетләр командалары арасында иң көчлеләр билгеле булгач, уеннар хатын-кызлар арасында дәвам итә. Хатын-кызлар командаларыннан гаризалар кабул ителә. Уеннар 25 февральдә башланачак, җиңүчеләр 8 мартта билгеле була.
1, 2, 3 урын алган командаларга медальләр, грамоталар һәм акчалата премияләр тапшырылачак. Җиңүче команда Кубокка ия була. Яхшы уенчыларга истәлек бүләкләре дә каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев