Спорт

Чирмешәнлеләр чаңгыларын майлый

Бу атна якшәмбесендә, 14 февраль көнне райондашларыбыз "Татарстан чаңгы юлы - 2016" бәйгесенә кушылачак. Традицион ярышларга 9 яшьлек балалардан алып, спорт белән дус әби-бабайларга хәтле чакырыла. Чаңгы юлларын "Сабантуй" стадионында салалар. Яшь төркемнәренә карап, дистанцияләр 1 километрдан 5 километрга чаклы озынлыкта була. Җитәкчеләр арасында ир-атлар - 5, хатын-кызлар 3 километр...

Бу атна якшәмбесендә, 14 февраль көнне райондашларыбыз "Татарстан чаңгы юлы - 2016" бәйгесенә кушылачак. Традицион ярышларга 9 яшьлек балалардан алып, спорт белән дус әби-бабайларга хәтле чакырыла.

Чаңгы юлларын "Сабантуй" стадионында салалар. Яшь төркемнәренә карап, дистанцияләр 1 километрдан 5 километрга чаклы озынлыкта була. Җитәкчеләр арасында ир-атлар - 5, хатын-кызлар 3 километр ара узарга тиеш. Әти-әниләр исә, 12 яшькә кадәрге балалары белән, гаилә эстафетасында йөгерәчәк.
Ярышлар 10.00. сәгатьтә старт ала. Катнашучыларны сәгать 8дә терки башлыйлар.

Марат Гомәров фотосы.


Чирмешән районы стадион Татарстан чаңгы юлы чаңгычылар ярышы

Нет комментариев