Спорт

Чирмешән укучылары - көчлеләрнең берсе

Мәктәп укучыларының Х спартакиадасында чыгыш ясаган яшь спортчыларыбыз 3 меңгә кадәр мәктәп укучысы булган 19 район вәкилләре арасында кышкы спорт төрләре буенча беренче урын яулаган. Әле узган атнада гына укучыларыбыз чираттагы җиңүгә иреште. 14-15 яшьлек яшүсмерләр арасында узган финал уеннарында безнең хоккейчылар - икенче призлы урын иясе. Чирмешән бозында көч...

Мәктәп укучыларының Х спартакиадасында чыгыш ясаган яшь спортчыларыбыз 3 меңгә кадәр мәктәп укучысы булган 19 район вәкилләре арасында кышкы спорт төрләре буенча беренче урын яулаган.

Әле узган атнада гына укучыларыбыз чираттагы җиңүгә иреште. 14-15 яшьлек яшүсмерләр арасында узган финал уеннарында безнең хоккейчылар - икенче призлы урын иясе. Чирмешән бозында көч сынашкан 6 команда арасында исә минзәләлеләр беренчелеккә чыккан.
Моңа кадәр хоккейчы кызларыбыз финал уеннарында җиңү яулаган иде. Шорт-тректа да, чаңгыда узышуда да үзебезгә тиң районнар арасында өстенлек безнең укучыларыбыз ягында булды. Бары тимераякта узышуда гына бераз чигенә төшкәнбез: монда безнең якташларыбыз бишенче урынга чыккан.

Автор фотолары.


Черемшан спорт конкурсы Спартакиада башланды Районы

Нет комментариев