Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән районының яшь көрәшчеләре Әлмәттән призерлар булып кайттылар

Милли көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы, спорт мастеры, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Булат Вәлиев истәлегенә багышлап, "Татнефть" кубогына Әлмәттә узган XI яшүсмерләр турнирында районыбыз көрәшчеләре өченче урын яулады. -Безнең команда, нигездә, "Чирмешән" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм Лашман мәктәбе укучылары иде, - ди спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Илгизәр Закиров. -2нче...

Милли көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы, спорт мастеры, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Булат Вәлиев истәлегенә багышлап, "Татнефть" кубогына Әлмәттә узган XI яшүсмерләр турнирында районыбыз көрәшчеләре өченче урын яулады.

-Безнең команда, нигездә, "Чирмешән" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм Лашман мәктәбе укучылары иде, - ди спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Илгизәр Закиров. -2нче Чирмешән мәктәбеннән Сергей Мещев, Риназ Хөснуллин, Айгиз Мәҗитов, кадетлар мәктәбеннән Айрат Төхвәтуллин, Марат Абдразяков, Олег Максимов, Лашманнан Нәзир Ибәтуллин өченче урыннар алдылар һәм 4әр мең сум акчалата бүләкләнделәр. Көрәш секциябездә актив шөгыльләнүче балаларның әти-әниләренә бик зур рәхмәт. Без, тренерлар, киләчәктә дә яшь көрәшчеләрнең осталыгын арттыру өчен тырышырбыз.

Күптән түгел Чирмешәндә хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган Мирсәет Кәбиров истәлегенә милли көрәш буенча турнир үткән иде. Шунда яшь көрәшчеләрне бүләкләү җаен тапкан өчен, Россия ЭЭМның Чирмешән районы бүлекчәсе җитәкчесе Илгиз Алмакаевка, ЮХИДИ начальнигы Самат Хәйруллинга, якташ көрәшчеләребез - дөнья чемпионы, атказанган спорт мастеры Ильяс Галимовка, спорт мастеры Илнар Кәримовка зур рәхмәт.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы спорт Әлмәт призер көрәшчеләр