Спорт

Чирмешән районында футбол буенча чемпионатта искекадилылар җиңүче

Оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында футбол буенча 12 августта башланган район чемпионаты тәмамланды. Уеннарда 22 команда туп тибеп, шуларның сигезесе плей-оффка узды. Иске Кади авыл җирлеге, янгын часте, район башкарма комитеты, мәгариф бүлеге, электр челтәрләре, полиция, коммуналь челтәрләр һәм Күтәмә авыл җирлеге командалары 23-24 сентябрьдә плей-офф уеннарында көч сынашты. Ярыш...

Оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында футбол буенча 12 августта башланган район чемпионаты тәмамланды. Уеннарда 22 команда туп тибеп, шуларның сигезесе плей-оффка узды.

Иске Кади авыл җирлеге, янгын часте, район башкарма комитеты, мәгариф бүлеге, электр челтәрләре, полиция, коммуналь челтәрләр һәм Күтәмә авыл җирлеге командалары 23-24 сентябрьдә плей-офф уеннарында көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча ярымфиналга район башкарма комитеты, электр челтәрләре, Иске Кади авыл җирлеге һәм мәгариф бүлеге командалары үтте. Ә финалда Иске Кади һәм электр челтәрләре командалары көчле уен күрсәтте. Искекадилылардан да остарак туп тибүче булмады, алар - беренче. Электр челтәрләре командасы - икенче, мәгариф бүлеге командасы - өченче, район башкарма комитеты командасы дүртенче булды.

Шулай итеп күчмә кубок Иске Кадига китте, җиңүчеләргә грамоталар да тапшырылды.

Безнең сайтта укыгыз:

«Голос»та тагын бер татар кызы - Альбина Йосыпова (видео)

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17472


undefined Чирмешән районында спорт чемпионатта искекадилылар җиңүче футбол буенча

Нет комментариев