Чирмешән кызлары - спортзалда
Спорт

Чирмешән кызлары - спортзалда

Эштән кайтып, өйдә аш-суын көйләгәннән соң, хатын-кызларыбыз бу атналарда кичләрен спорт залларына ашыга. Шулай итеп, волейбол буенча район чемпионаты гүзәл затлар арасында да старт алды. Бәйгедә барлыгы 36 команда көч сынаша. Ир-егетләр уеннарны декабрь башында башланган иде. Авыл җирлекләре, оешма, учреждение командалары чемпионатның төп призларын "эләктермәкче". Хәтерегезгә төшерәбез, җиңүче командага...

Эштән кайтып, өйдә аш-суын көйләгәннән соң, хатын-кызларыбыз бу атналарда кичләрен спорт залларына ашыга. Шулай итеп, волейбол буенча район чемпионаты гүзәл затлар арасында да старт алды.


Бәйгедә барлыгы 36 команда көч сынаша. Ир-егетләр уеннарны декабрь башында башланган иде. Авыл җирлекләре, оешма, учреждение командалары чемпионатның төп призларын "эләктермәкче".

Хәтерегезгә төшерәбез, җиңүче командага 15 мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган, икенче урынга - 10, өченчегә - 5 мең сум. Чемпионатның "Иң яхшы уенчы"сы һәм "Иң яхшы связующий"ы да билгеләнәчәк.


undefined спорт

Нет комментариев