Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән көрәшчеләре кабат икенче

Узган атнада район көрәшчеләренең Яңа Чишмә районыннан икенче урынны алып кайтулары турында хәбәр иткән идек. Базарлы Матакта, "Красный Восток" ачык акционерлык җәмгыяте призларына үткән татар-башкорт көрәше ярышларыннан безнең район командасы кабат икенче урынны яулап кайтты. Безнекеләр мәйдан хуҗалары - әлкилеләрдән генә калыштылар. Лаеш командасы өченче урында. -Команда составында чыгыш ясаган...

Узган атнада район көрәшчеләренең Яңа Чишмә районыннан икенче урынны алып кайтулары турында хәбәр иткән идек. Базарлы Матакта, "Красный Восток" ачык акционерлык җәмгыяте призларына үткән татар-башкорт көрәше ярышларыннан безнең район командасы кабат икенче урынны яулап кайтты. Безнекеләр мәйдан хуҗалары - әлкилеләрдән генә калыштылар. Лаеш командасы өченче урында.


-Команда составында чыгыш ясаган 2нче һәм 1нче санлы Чирмешән, Лашман, кадет-интернат мәктәпләре, лицей укучыларына һәм бу ярышка баруны оештыруда ярдәм иткән мәгариф бүлеге җитәкчесе Хәммәткамил Хәкимовка, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рафаэль Шәфигуллинга зур рәхмәт,- ди 2нче Чирмешән урта мәктәбенең физкультура укытучысы Илгизәр Закиров.

Командадагы 32 көрәшченең 16сы үз үлчәү авырлыгында призлы урыннар яулаган.

Нәфис Әсадуллин, Айзат Нигьмәтуллин, Виктор Наумов (2нче Чирмешән мәктәбе), Рөстәм Сибгатуллин (кадет-интернат мәктәбе), Нәзир Ибәтуллин (Лашман мәктәбе), Илназ Гыйләҗев (лицей), Илзәр Закиров (1нче Чирмешән мәктәбенең физкультура укытучысы) беренче урынны яулап кайттылар. Сергей Абрамов, Тимур Гусейнов, Илзир Шәфигуллин (кадет-интернат мәктәбе), Наил Зыятдинов, Нияз Салихов (лицей) - икенче, Илмир Сәгъдиев, Риназ Хөснуллин, Булат Фәссахов (2нче Чирмешән мәктәбе), Зөлфәт Зиннуров (Лашман мәктәбе) - өченчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined көрәш

2
X