Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән көрәшчеләре - икенче урында

Яңа Чишмә районында татар-башкорт көрәше буенча Рәшит Әхмәтвәлиев призына үткәрелгән ярышларда безнең район командасы, хуҗалардан гына калышып, икенче урынны алды. Район командасы составында Лашман, кадет-интернат, 2нче Чирмешән мәктәпләре һәм лицей укучылары осталыкларын күрсәтте. Яшьләр арасында үз үлчәү авырлыгында 2нче Чирмешән мәктәбе укучылары Нәфис Әсәдуллин һәм Виктор Наумов, кадет-интернат мәктәбеннән Рөстәм...

Яңа Чишмә районында татар-башкорт көрәше буенча Рәшит Әхмәтвәлиев призына үткәрелгән ярышларда безнең район командасы, хуҗалардан гына калышып, икенче урынны алды.


Район командасы составында Лашман, кадет-интернат, 2нче Чирмешән мәктәпләре һәм лицей укучылары осталыкларын күрсәтте.

Яшьләр арасында үз үлчәү авырлыгында 2нче Чирмешән мәктәбе укучылары Нәфис Әсәдуллин һәм Виктор Наумов, кадет-интернат мәктәбеннән Рөстәм Сибгатуллин беренче урын ияләре булдылар. 2нче Чирмешән мәктәбеннән Инсаф Мортазин да икенче, лицей укучылары Наил Зыятдинов, Илназ Гыйләжев һәм 2нче мәктәптән Әлфис Әсәдуллин өченче урыннарны яуладылар.

Өлкәннәр төркемендә чыгыш ясаучыларның да уңышлары сөендерерлек. 2нче Чирмешән мәктәбеннән Виктор Наумов һәм 106нчы һөнәри училищедан Фәнил Шәрифуллин икенче урында.

Үз укучыларын бу төр спорт белән шөгыльләнүгә тарткан кадет-интернат мәктәбе директоры Рафаэль Сөләймановка һәм көрәшче малайларның әти-әниләренә рәхмәт җиткерәм. Бөтенебез дә аңлашып эшләгәндә генә уңышларыбыз зуррак булачак.

Илгизәр Закиров,

2нче Чирмешән урта мәктәбенең физкультура укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined көрәш