Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән Казанны “алды“

Безнең Чирмешән хоккей командасы Казаннан килгән "Факел" командасын 3:2 исәбенә отып, тамашачыларны нык сөендерде. Татарстан беренчелеге финалында "Чирмешән" ир-егетләр командасы башкалада узган беренче очрашуда әлеге командага 1:5 исәбенә бирелгән иде. Боз сараенда булган икенче матчта якташларыбыз икенче минутта ук исәпне ачты. Аннары кунаклар җавап шайбасы кертте. Соңрак "Чирмешән"нең тагын бер...

Безнең Чирмешән хоккей командасы Казаннан килгән "Факел" командасын 3:2 исәбенә отып, тамашачыларны нык сөендерде.

Татарстан беренчелеге финалында "Чирмешән" ир-егетләр командасы башкалада узган беренче очрашуда әлеге командага 1:5 исәбенә бирелгән иде. Боз сараенда булган икенче матчта якташларыбыз икенче минутта ук исәпне ачты. Аннары кунаклар җавап шайбасы кертте. Соңрак "Чирмешән"нең тагын бер һөҗүме уңышлы төгәлләнде.
Өченче периодта көндәшләр янә бик матур уен күрсәттеләр, капкага алка кертү мөмкин моментлар күп булды. "Факел" исәпне тигезләп өлгерде. Әмма безнең якташлар уен төгәлләнергә ике минут кала тагын бер алка кертеп, бу көнне алар өчен көч биргән йөзләгән тамашачыга үзенә күрә зур бәйрәм ясадылар. "Ак барс"ның Казанда "Себер"не җиңүен, КХЛ финалында уйнау хокукын яулавыннан соң әле суынырга өлгермәгән хисләребез тагын да кайнарланды.
"Факел" һәм "Чирмешән"не өченче очрашу көтә. Анысы бу атна азагында Казанда узачак. Ике команданың берсе шунда җиңүче дип табылачак.
Чирмешәндәге Боз сараенда узган икенче матчтан фотоларны сайтның "Фоторепортаж" бүлегендә карап була. Аларда бәлки үзегезнең фотоларны да күрерсез.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы хоккей Факел командасы