Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән боксчылары республика турнирында унбиш призлы урын яуладылар

Бокс буенча 8 һәм 9 апрельдә Чирмешәндә узган республика турнирында сиксәнләп спортчы көч сынашты. Йодрык уйнатучылар арасында кызлар да шактый.

“Чирмешән“ физкультура-савыктыру комплексы янәшәсендәге универсаль спорт залында үткән әлеге ярышларда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама,  Кама Аланы, Алабуга, Нурлат, Ульяновск, Азнакай шәһәрләреннән һәм Әлки, Ютазы, Сарман, Чирмешән районнарыннан, барлыгы  13 командадан спортчылар катнашты. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин, районыбызның православие һәм мөселман  дине руханилары сәламләде. Турнир Космонавтика көненә һәм Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган.

Беренче көнне  рингта безнең район командасыннан 13 яшьлек Вера Мадикова да көрәште. Нык торды. Көндәше дә төшеп калганнардан түгел. Шулай да якташыбыз өстенрәк иде.

-Көндәшем белән ярыш алдыннан танышып сөйләштек. Миннән азрак  шөгыльләнә, үзем дә бокста әле бер еллап кына, – ди  Ивашкино мәктәбенең  7 сыйныф укучысы.

Безнең районнан турнир рингына 20 яшь спортчы чыкты. Аларның унөче -  “Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең  Ивашкино бүлегеннән - Николай Емельянов шәкертләре, җидесе -  Чирмешәннән тренер  Андрей Черновныкылар.

Сарман районы командасының остазы, әрмән милләтеннән  Артур Манукян 10 яшьлек Иркәгөл рингка чыккач,  шәкертен “Иркәгөл, алга, тизрәк!” дип татарча да кычкырып көрәшкә рухландырды.

-Чирмешән районы командасы  остара бара, тырышалар,  күп ярышларда үзләрен нык, көчле рухлы авыл балалары итеп күрсәтәләр, - дип безнең яшь боксчыларны да мактап алды Артур Шоликоевич.

Турнирда үз үлчәү авырлыкларында безнең район командасыннан Анастасия Емельянова, Даян Магданов, Арыслан Латыйпов,  Матвей Кузнецов,  Михаил Антонов (Чирмешән), Павел Еферов (Ивашкино) – беренче урын, Богдан Тихонов (Чирмешән), Вера Мадикова, Максим Апалаев (Ивашкино) – икенче, Антон Григорьев, Павел Мадиков, Данил Моисеев (Ивашкино)   Данил Магданов, Эмиль Гыйләҗев, Илья Кузнецов (Чирмешән) - өченче урын ияләре. Җиңүче яшьләребезне  бүләкләр, медаль һәм дипломнар белән сөендерделәр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев