16 апрель 2022 яңалыклары
-
Чирмешән районында яшүсмерләр социаль-психологик тестлаштыру үтәләр
Республикада соңгы вакытларда яшүсмерләр арасында үз-үзләренә кул салу яки кул салырга теләү очраклары ешайган. Кызганыч, 2021 елда безнең районда да шундый очраклар булды. Моңа кадәр, 15 еллап, районда мондый хәл теркәлмәгән иде.
-
Девичья Полянада бәрәңге орлыкларын йомырка савытында үрдерәләр
Менә-менә бакча мәшәкатьләре башланырга тора. Илдәге хәлләр белән бәйле, быел күп танышлар яшелчә, җиләк-җимешне күбрәк тә үстерәчәкбез, диләр. Кибетләрдән нинди генә ят ризыклар алып авыз итмик, барыбер табыннарыбыздагы төп яшелчәдән – бәрәңгедән дә кадерлесе юк. Аның орлыгын ничек әзерләүләре, утыртулары хакында кайбер якташларыбыздан белештек.
-
Чирмешән боксчылары республика турнирында унбиш призлы урын яуладылар
Бокс буенча 8 һәм 9 апрельдә Чирмешәндә узган республика турнирында сиксәнләп спортчы көч сынашты. Йодрык уйнатучылар арасында кызлар да шактый.
-
Татарстанда 4 меңнән күбрәк гектарда урманнар торгызылган
2021 елда, Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 4,2 мең гектарда урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылды. Бу максатларга федераль бюджеттан 87,9 млн сум бүлеп бирелде, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.