Узган елда Чирмешән авыл җирлегендә 31 гаилә өй туйлары үткәргән
“Балаларны иртән бакчага илтергә куркабыз. Юбилейная урамында этләр күп”. Чирмешән авыл җирлегендә узган халык җыенында бер яшь әни шундый зарын әйтте.
-Бу бик җитди мәсьәлә. Әгәр этләр балаларга ташланса нәрсә була? Хат ташучылар ничек эшләргә тиеш. Әйдәгез, моны озакка сузмыйча хәл итик, җаен табарга кирәк, - диде җыенда катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.
Инде мәгълүм булганча, халык үтенече буенча, район торак пунктларында төлкеләргә ау башланды. Рөхсәт нигезендә, дистәләрчә әлеге хайван атып юк ителде. Әлбәттә, бу эш торак пунктлардан читтә башкарыла.
Ә менә авыл урамнарындагы хуҗасыз этләр белән ничек көрәшергә? Ник дисәң, аларны тоту, җыеп алу гына рөхсәт ителә икән, куркынычсызлык максатында, атарга ярамый. Һәрхәлдә, район җитәкчелеге әлеге проблема хакында хәбәрдар.
Район үзәгенең Титов урамында яшәүче пенсионер апалар үткәргечләрдән су начар килә дип зар белдерделәр. Җыенда аларның гозерен дә уңайга үтәү хакында әмер бирелде.
-”Кәрвансарай” сәүдә мәйданының көньягындагы кечкенә урам йортларында бар андый проблема. Язга чыгуга, үз көчебез белән мондагы суүткәргечләрне яңарту буенча эш башлаячакбыз, - диде Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева.
Шулай итеп райондагы халык җыеннарының иң соңгысы район үзәгендә үтте. Светлана Ганиева әүвәл узган елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм киләсе елга бурычлар хакында сөйләде. Җыеннар шул ук көнне, көндез, әлеге җирлеккә кергән авылларда - Түбән Чегодайда, Казанкада оештырылды. Түбәнчегодайлылар көтү йөртү өчен урын сорый. Монда терлекләрне көтәргә ике электр көтүче “ялланган”. Җыенда алар өчен урын хакында килештеләр. Сүз уңаеннан, киләчәктә бу авылда башлангыч мәктәп төзелергә мөмкин. Аның проект-смета язулары әзер икән инде. Әлегә бу авылда 1 яшьтән 7 яшькәчә 18 бала бар. Узган елда Түбән Чегодайда өч бала туган.
Торак пункт исеме |
Хуҗалыклар саны |
Халык саны |
||
01.01.2020 |
01.01.2021 |
01.01.2020 |
01.01.2021 |
|
Чирмешән |
2288 |
2319 |
6459 |
6464 |
Кече Чегодай |
42 |
42 |
96 |
93 |
Казанка авылы |
89 |
89 |
197 |
192 |
Түбән Чегодай |
116 |
116 |
230 |
220 |
Җәмгысе |
2535 |
2566 |
6982 |
6969 |
Казанка авылында колхозлар заманында салынган суүткәргечләр тузган. Аның яңасын ясату өчен проект-смета язулары да эшләткәннәр. Монда скважина урнаштырып, суүткәргечләр сузасы бар. Авыл халкы бу эшләр сүздә генә калмас дип өметләнә.
Сүз уңаеннан әйтик, Чирмешән авыл җирлегендә быел үзсалым акчасы балигъ булган бер кеше башыннан 500 сумнан җыелачак. Көндезге формада укучы студентлар, хәрби хезмәт үтүче гражданнар, сугышчы-интернационалистлар, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр, беренче төркем инвалидлар, 80 яшьтән өлкәннәр аннан азат ителә.
Соңгы елларда авыл җирлегендәге демографик хәл:
01.01.2016 |
01.01.2017 |
01.01.2018 |
01.01. 2019 |
01.02. 2020 |
01.02. 2021 |
|
Халык саны |
7082 |
7081 |
7068 |
7021 |
6982 |
6969 |
Табигый үсеш |
147 |
-1 |
-13 |
-47 |
-39 |
-11 |
- туучылар |
82 |
72 |
80 |
66 |
59 |
49 |
- үлүчеләр |
68 |
69 |
75 |
72 |
72 |
88 |
Узган, 2020 елда әлеге авыл җирлегендә 3818 квадрат метр торак төзелгән. Димәк, 31 гаилә өй туе үткәргән.
Милли состав:
- татарлар – 3530 кеше, ягъни 50,6 процент;
-руслар – 2038 кеше, ягъни 29,4 процент;
- чувашлар – 893 кеше, ягъни 12,8 процент;
- мордвалар - 399 кеше, ягъни 5,7 процент.
- башка милләтләр – 109 кеше, ягъни 1,5% процент.
Җирлектә мал-туар, кош-корт саны:
Исеме |
Барысы |
Чирмешән |
Казанка |
Түбән Чегодай |
Кече Чегодай |
Мөгезле эре терлек |
773 |
620 |
78 |
72 |
3 |
Шул исәптән сыерлар |
258 |
195 |
38 |
25 |
0 |
Дуңгызлар |
254 |
209 |
38 |
0 |
7 |
Сарыклар, кәҗәләр |
435 |
257 |
5 |
173 |
0 |
Атлар |
48 |
47 |
1 |
0 |
0 |
Куяннар |
114 |
114 |
0 |
0 |
0 |
Кош-корт |
3157 |
2620 |
222 |
340 |
25 |
Умарталар |
606 |
553 |
39 |
14 |
0 |
Чирмешәнлеләр “сөт бизнесыннан” узган елда барлыгы 917899 сум керем алган. Чирмешәндә - Ольга Пушкина, Павел Хрисанов, Ирина Иванова, Василий Иванов, Имран Мөслимов, Казанкада - Николай Хмелев, Саматдин Бабаев, Игорь Юнусов, Түбән Чегодайда Хәҗәр Гыйниятуллина, Рузалия Бәдретдинова, Хәлил Шәйдуллин - күп сөт тапшыручылар.
-Торак пунктларыбызның санитар-экологик хәле турында да әйтим әле. Күпчелек халык бездә йорт тирәләрен, урамнарны чиста тота. Әмма төрле кеше бар: кайберәүләр карны юлга гына чыгарып түгә, икенчеләр контейнер буш булса да, чүп төягән капчыгын, хәтта машинадан да чыкмыйча, урнаның янына гына ташлап китә. Зинһар, кеше хезмәтен хөрмәт итик, - диде җыенда Светлана Ганеева.
Чирмешәндә узган халык җыенында Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Кобелев катнашып, халыкны республикадагы бүгенге вәзгыять белән таныштырды. “Пандемия чигенеп, икътисадыбыз гадәти режимга күчәр, бар да яхшы булыр, дип өметләнәбез”,- диде ул.
фото: автор
Чирмешән авыл җирлегендә халык җыены узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев