Россиядә гаилә ипотекасы шартлары үзгәрә
1 июльдән Россия Федерациясендә гаилә ипотекасы программасының яңа кагыйдәләре эшли башлый.
Бу үзгәрешләр, беренче чиратта, илдә туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән стимуллаштыру чарасы булып тора.
Яңа тәртип турында РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин белдерде.
Министрлык вәкиле сүзләренчә, соңгы айда Хөкүмәтнең финанс блогы белән әлеге мәсьәлә буенча нәтиҗәле диалог алып барылган. Стасишин билгеләп үткәнчә, финанс оешмалары инде яңа кагыйдәләргә әзерләнә башлаган. Шулай да, министр урынбасары ипотека шартларының нәкъ менә ничек үзгәрәчәгенә тукталып үтмәгән.
Исегезгә төшерәбез, 2026 елның 1 февраленнән гаилә ипотекасын рәсмиләштерүдә бер үк вакытта ике кредит алу мөмкинлеге инде чикләнгән иде. Хәзерге вакытта ир белән хатынга бер генә гаилә ипотекасы алырга рөхсәт ителә, әлеге чикләү саклана. Март аенда премьер-министр Михаил Мишустин ике министрлыкка 1 июльгә кадәр ставканы балалар санына бәйле рәвештә аерымлаштыру буенча йөкләмә биргән иде.
-Күп балалы гаиләләр өчен ипотека ставкасы 6 проценттан да түбәнрәк булырга мөмкин, – дип фаразлый Татарстан риелторлары вәкиле Руслан Садреев.
Рәсем: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев