Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Партиянең Чирмешән җирле бүлекчәсендә конференция узды

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Чирмешән җирле бүлекчәсе XIX конференциясендә сәяси советның составына үзгәрешләр кертелде. Яшерен тавыш бирү юлы белән, Әкъдәс Шакиров һәм Рамил Моратшин совет әгъзалары итеп сайландылар. Бу чарада Татарстан Республикасы Дәүләт советына сайлауларга йомгак та ясалды. Район буенча алганда, әлеге чараның яхшы үтүе, сайлауларда халыкның актив катнашуы билгеләп...

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Чирмешән җирле бүлекчәсе XIX конференциясендә сәяси советның составына үзгәрешләр кертелде. Яшерен тавыш бирү юлы белән, Әкъдәс Шакиров һәм Рамил Моратшин совет әгъзалары итеп сайландылар.

Бу чарада Татарстан Республикасы Дәүләт советына сайлауларга йомгак та ясалды. Район буенча алганда, әлеге чараның яхшы үтүе, сайлауларда халыкның актив катнашуы билгеләп үтелде.
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Наил Зарипов конференция делегатлары алдында отчет тотты, киләсе елда башкарылачак эш планы белән таныштырды.
Сайлау кампаниясе барышында актив эшләгән биш райондашыбызга (Зинаида Матросова, Игорь Юнусов, Татьяна Михайлова, Тәнзилә Овсянникова, Рәмзия Долгополова) Мактау грамоталары тапшырылды.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге 28 башлангыч бүлекчәне берләштерә, аларда 1400 партия члены бар. 135 райондашыбыз партия сафына әле быел гына кергән. Алты кешегә партия билетларын бүген, тантаналы шартларда тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined Бердәм Россия