Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Хафиз Миргалимов Бәркәтә укучыларын Дәүләт Советына кунакка дәште

Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Татарстандагы республика бүлеге җитәкчесе туган авылы Бәркәтәдә парламент дәресе үткәрде, бер уңайдан якташларын - укучыларын Дәүләт Советына кунакка да чакырды. Депутат, билгеле, бу чарада парламент, комитетлар эшчәнлеге, законнар кабул итү тәртибе белән дә таныштырды, сорауларга җавап бирде. -Закон чыгару - җаваплы эш, аны кабул иткәндә юридик...

Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Татарстандагы республика бүлеге җитәкчесе туган авылы Бәркәтәдә парламент дәресе үткәрде, бер уңайдан якташларын - укучыларын Дәүләт Советына кунакка да чакырды.

Депутат, билгеле, бу чарада парламент, комитетлар эшчәнлеге, законнар кабул итү тәртибе белән дә таныштырды, сорауларга җавап бирде.
-Закон чыгару - җаваплы эш, аны кабул иткәндә юридик таләпләрне искә алырга, халык-сайлаучылар фикеренә колак салырга, күпчелекнең ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен игътибарга алырга кирәк, - диде ул. - Әле һәр законга механизм да сорала.
Хафиз Гаяз улы соңгы ун елда депутатлык бурычларын үти, бүген республика парламентында даими нигездә эшли. Дәүсоветта ул һәм башка коммунистлар теге яки бу мәсьәлә буенча үз фикерләрен кыю әйтә, башкаларны да тыңлый беләләр.
-Кызганыч, кайбер законнар эшләми, "киштәдә" тора,- ди Хафиз Миргалимов. - Әйтик, гражданнарның тынычлыгына кагылышлысы шундыйрак хәлдә.
Бәркәтә егетләренә һәм кызларына авылдашлары - Хафиз абыйлары яхшы укырга, вакытны бушка уздырмаска киңәш бирде. Укыган, белемле кеше югалмый, тормышта үз урынын тиз таба.
-Бүгенге очрашу миңа бик ошады, - ди унберенче класс укучысы Илнур Галиев. - Парламент, депутатлар эше турында күп яңалык белдек.
"Закон кайда туа?" Бәркәтә мәктәбендә узган парламент дәресендә моңа җавап бирелде кебек. Дөрес, бу теманы тагын да җентекләбрәк өйрәнергә, хокукый белемне үстерергә кирәк.
Хафиз Миргалимов үзгәртеп корудан соң бөтенләй яңа төс алган мәктәп бинасын исе китеп карады, яшьлек дуслары белән очрашты, музейга бүләкләр дә калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Беркет Ключ